Сугыш афәте Сәмәкәй авылын да читләтеп узмый.

10 мая 2018 г., четверг

Сугыш афәте Сәмәкәй авылын да читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларыбызның күпләре кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салалар.
Без һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янына җыелабыз.Урамда “Солдат боткасы”пешә. Мәктәбебез укучылары Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып сугыш батырларының портретларын күтәреп урамга чыктылар. Һәйкәл янында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан митинг уздырылды. Биредә мәктәп коллективы, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр һәм тыл батырларына, килгән кунакларга георгий тасмалары тактылар. Митингта, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре мөдире Ләйсән Илгизәр кызы Юсупова катнашты.Авыл халкына үзенең котлауларын җиткерде.
Тантананың икенче өлеше мәдәният йортында узды. Биредә тыл батырлары өчен чәй табыны оештырылды һәм алар өчен мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән бик матур концерт программасы тәкъдим ителде. Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял иттеләр, үзара аралаштылар. Алар: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын иде,"- дигән теләк белән таралыштылар.

ФФ

Сәмәкәй мәдәният йорты директоры:Исхакова А А.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International