“Ак калфак”ның агарган чагы..

21 марта 2018 г., среда

20 нче мартта Тукай муниципаль районы администрациясенең  утырышлар залында Татарстан Республикасы Бөтенднья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова белән җылы очрашу үтте.Район башлыгы Фаил Мисбах улы  Камаев оештырган әлеге мөхим, итеп алынган чарага районның барлык авыл җирлекләреннән дә тулы зур делегация: авыл җирлеге башлыклары,  мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре,мәдәният хезмәткәрләре, урыннардагы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары, гомумән, милләт тормышына, хатын-кызлар язмышына битараф булмаганнар килгән иде. Иң элек сүзне  җөмһүриятебезне елына биш әйләнеп, хатын-кызлар тормышын чәчәккә әверелдерергә тырышып йөрүче зыялы, күркәм, тыйнак ханым -  “Ак калфак”лар җитәкчесе Кадрия Рәес кызына бирделәр. Ул үзенең чыгышында бик тә тирәнтен, фәнни нигезләмәләргә таянып гаиләдә, ир белән хатын, ата-ана һәм балалар арасында булган мөнәсәбәтләрне ачырга, дөрес юнәлеш бирергә тырышты. Аны хәрбер сүзен йотлыгып-йотлыгып тыңлап утырдык, күп нәрсәләргә өйрәндек. Элеккедән килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү бүгенгесе көндә иң актуаль проблемаларны берсе,-ди җитәкче. Шулай ук ул үзенең чыгышында “Ак калфак” оешмасыны ел да уза торган форумын ике елга бер мәртәбәгә генә калдырып, калган вакытта төрле районнарга чыгып күчмә утырышлар уздыруны күздү тотулары турында да бәян итте.

  Чираттагы сүзне районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Резидә Якупова алды. Ул иң элек районыбызга килгән мәртәбәле кунакка ипи-тоз, чәк-чәк бүләк итте, аннары “Ак калфак”ның узган елгы эшләнгән эшләренә отчет тотты. Бу җылы очрашу һәркемдә татар телебезгә мәхәббәт уятты, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауның иң  кадәрле, кичектермәс эш икәнлеген искәртте. Бу юнәлештә бик күп эш алып барылса да, әле булганнар белән генә чикләнеп калып булмый. Бу буыннан-буынга күчә бара торган милли эшләребез. Шөкер, әле безнең күзләребез күреп күнеккән чигуләр бүгенгесе көндә дә күз явын алырлык күргәзмәләргә куела, йорт түрләрен, тәрәзә кашагаларын бизи, бу эш белән кызыксынучы яшь туташлар арта. Кичәдә башларына калфак киеп килгән ханымнардан да гүзәлерәк, матурырак, зыялырак затлар булмады. Егет, ир-ат халкы да кыяр-кыймас кына чәчләрен тараткан ханымнарга түгел, ә башларына кыңгыр калфак салган туташ-ханымнар ягына күз салып утырды. Яз, матурлык шулай итеп үзенә тарта. Мин дә бер матур ак калфакны алып башыма куеп карадым, бик тә күркәм икән, бер башка үсеп киткәндәй тоелдым. әллә нинди тылсымы, могҗизасы бар кебек безне әбекәйләр киеп йөргән матур калфакларда. Мондый тәрбияви, җылы очрашулар тагын да булыр, күз явын алырлык матур чигүле, сәйләнле калфаклар кигән ханымнар саны тагын да артыр. Милли баш киеменнән йөргән туташ-ханымнарга калфак белән бергә сөйкемлелек, тыйнаклык, итагатьлелек, серлелек, зыялык та өстәлер. Рәхмәт, Сезгә Кадрия Раесовна матур иртә яздан хатын-кызларыбыз күңеленә нур, илһам өстәп, җиһанга аклык, сафлык таратып йөргәнегез өчен!

 

ТР Язучылар берлегенең  шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International