Ил күгендә кояш балкый, йолдыз яна,
Табыналар мөселманнар ярым айга.
Нурын чәчә тулган айдай асыл затлар –
Каш өстендә сәйлән чиккән ак калфаклар.
Диңгезләр киң, диңгез ярсу, диңгез тирән,
Кичү белгән батырларга диңгез тездән.
Аларга көч биреп тора изге җаннар –
Саф бәгырьле, пакъ күңелле ак калфаклар.
Сабыр канатлары ныклы, хыял зурдан.
Атлый алар, туры юлдан, изге юлдан.
Маяк булып юл күрсәтә киләчәккә–
Төсен җуймас ак калфаклар, ак калфаклар!