Запланировано проведение Республиканского медиаконкурса «Мы – это мир»

14 февраля 2017 г., вторник

 

«Татарстан Республикасында 2017-2020 елларга терроризм һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар» дип аталган программа кысаларында «Без – ул бөтен дөнья» («Мы – это мир») дип исемләнгән медиаконкурс игълан ителде. Әлеге бәйге яшьләрдә милләтара һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән. Конкурска терроризм һәм экстремизмга каршы булган кыска гына видеороликлар, социаль челтәрләр өчен махсус инфографикалар, озын булмаган мәкаләләр (20 мартка кадәр) кабул ителә. Катнашучыларның яше 14тән алып 30 яшькә кадәр. Бәйге җиңүчеләренә һәм призерларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылачак.

Конкурста катнашу өчен «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмати системасында (https://ais.fadm.gov.ru/) заявка калдыру мәҗбүри. Соңыннан akmolrt@gmail.com электрон адресына үзеңнең эшеңне җибәрү сорала. Бәйгенең нигезләмәсе белән район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең «Вконтакте» социаль челтәрдәге рәсми төркемендә (http://vk.com/otdel_molodezhy_tuk) танышып була.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International