Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул гүзәл затларыбызны зурлау, безне якты дөньяга тудырган әниләребезгә игътибар, хөрмәт күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәллеге һәм серлелеге гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Шулай да монда ниндидер мөһим сүзләр әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу һәрчак шулай булачак, чөнки хатын-кыз гүзәллегенең һәм камиллегенең чиге юк. Районыбызның мул тормышта яшәвендә дә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез. Алар балалар да үстерә, тормыш алып бара, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шул ук вакытта үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Язгы кояш нурларына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, бәхет алып килсен! Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. 

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 4 мае, 15:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International