Татарстан Республикасында инвалидларның хокукларын яклау, аларны техник чаралар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2017елның 6 сентябрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә кайнар линия телефоны эшләячәк.
Бу көнне гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Социаль иминият фондының төбәк бүлеге, Татарстан Республикасында медицина-социаль экспертиза бюросы һәм Инвалидлар җәмгыяте төбәк бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк, кирәкле мәгълүматны җиткерәчәк.
Кайнар линия телефоны: (843) 236-00-71.