Иске Җирекле авылы үзешчәннәре Зәй районы Түбән Олыҗы авылына концерт белән барды

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

 

Кайчандыр моннан 20 ел элек район белән район, авыллар арасында бик еш мәдәни чаралар үткәрелә иде. Инде менә яңадан, шул вакытларны искә алып, без – Иске Җирекле мәдәният клубында эшләп килүче ветераннар фольклор һәм яшь буын бию коллективлары, моннан тыш яшь оста җырчыларыбыз белән берлектә Зәй районы Түбән Олыҗы авылына концерт белән бардык.

«Бер күрешү – үзе бер гомер бит, күршеләр!» – дип каршы алдылар безне Зәй районы Түбән Олыҗы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре. Ә инде каршыбызда басып торган бик матур милли киемнәрдән киенгән кызлар кулыннан телеңне йотардай чәкчәкләр авыз иткәч, без чыннан да бу авыл халкының кунакчыл икәнен күреп, куанып куйдык. Клуб тирәсендәге гөлбакчадай чәчәкләрне күреп, тагын да илһамланып, дәртләнеп эчкә уздык, матурлык белән сокландык. Минем шул чагымда исемә егерме еллар элек ат чаналарына төялеп, салкын клубларда мәдәният чаралары үткәреп йөргәннәр искә төште. Ул чаклар белән чагыштырганда, мондый клубларда хәзер рәхәтләнеп эшләргә, ял итәргә була. Безне бик җылы каршы алдылар, ә Тукай районы хакимияте, үз чиратында, безгә барырга-кайтырга бик уңайлы автобус биргән иде.

Кунак ашы – кара-каршы, дип, без дә аларны кунакка чакырып кайттык. Клубка килгән халык сәхнәгә чыккан һәрбер кешене, ансамбльне җылы алкышлар белән каршы алды. Концерттан сон аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Кара-каршы матур җырлар җырлап, такмаклар әйтеп, мәдәният хезмәткәрләренең үз куллары белән пешергән тәмле ризыкларын авыз итеп, бик соң гына таралыштык. Күңелдә бик матур истәлекләр калды. 

Гөлгенә Исрафилова.
Иске Җирекле авылы.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International