16 сентябрьдән тукайлылар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бу атнада, инде 16 сентябрьдән, тукайлылар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә. Гадәттәгечә, Тукай районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр Яр Чаллы шәһәре Г. Тукай Яр буе урамындагы «Төзүче» стадионы мәйданына килә ала.

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйрәм алдыннан махсус «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре оештырылачак: 16, 17, 23, 24 декабрьләрдә Ш. Усманов урамында һәм 16, 23, 24 декабрьләрдә Г. Тукай Яр буе урамындагы «Төзүче» стадионы мәйданында.

Яр Чаллы шәһәрендә ярминкәләр өч төп мәйданчыкта узачак – Комсомол районында «Төзүче» стадионы каршында, Автозавод районында Г. Камал бульварында, Үзәк районында Ш. Усманов урамының Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәрге өлешендә, дип яза шәһәр мэриясе рәсми сайты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International