Игеннәрнең хәзергә 71 проценты җыелды

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Урып-җыю эшләре әлегә районда 71 процентка гына башкарылган, барлыгы 116 мең 606 тонна икмәк җыелган. Игенчеләр уракны тәмамлау өчен яңгырлар туктаганны көтәләр. Шулай да берничә хуҗалыкта эш инде ахырына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сишәмбегә бирелгән мәгълүматлар буенча, «Чаллы яшелчәсе+» агрофирмасында урып җыюның – 95, «Ярыш»та – 96, «Биклән»дә 98 проценты тәмамланган. Аларда язгы бодайны җыеп бетерәсе бар. «Кама-Бекон»да люпин калып бара. Дүшәмбе көнне, һава торышы бераз ачылып алганда, «Кама» агрофирмасы бераз суктыра алган. Алар бер көнгә 138 гектар мәйданны җыйганнар. Көзге чәчү, туңга сөрү эшләре яңгырга карамыйча дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International