Район игенчеләре 152 мең тонна ашлык җыйды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада бөртеклеләр бүгенгә 5 млн тоннадан артык җыелган. Бөртеккә алынасы кукурузны да кертеп, бу күрсәткечне 5,2 млн тоннага җиткерү күздә тотыла, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Узган ел исә Татарстан буенча 4,3 млн тонна ашлык җыелган булган. Ләкин бөртекнең базар бәясе үзкыйммәте белән бер дәрәҗәдә, әле алай да сату кыен, диде министр. Бу уңыш яхшы булган елның үзенчәлеге. Шулай да борчылырга кирәк түгел, һәр ел бертөрле килми, бөртекне запаста тоту турында уйлау мөһим, дип белдерде Марат Әхмәтов.

Бәрәңгегә быел ихтыяҗ булырга тиеш, дип фаразлады ул. Чөнки бу культураның быел уңышы түбәнрәк чыга.

Шикәр чөгендере мәйданнарының бүгенгә 40 проценты алынган. Татлы тамыразыктан республика буенча 3 млн тонна уңыш көтәләр.

Район күрсәткечләренә килгәндә, урып-җыю, нигездә, төгәлләнде, дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов. 43 мең гектардан артык мәйданнан 152 мең тоннадан артык ашлык җыелды. Әйтергә кирәк, бу соңгы 5-6 елда рекордлы күрсәткеч. Гектардан 36 центнер икмәк чыкты. Урак соңга калса да, уңыш яхшы. «2018 ел уңышы өчен чәчүлек орлык тулысынча әзерләп куелды, бүгенгә барлыгы 10354 тонна бөртек салынды. Шулай ук безнең хуҗалыклар күрше-тирә районнарны орлык белән тәэмин итә», – дип белдерә Россельхозцентрның районара филиалы җитәкчесе Назим Сәләхетдинов. 

Хәзерге вакытта рапс уру дәвам итә, әлегә 2 мең гектарның яртысы алынды. Шикәр чөгендеренең бездә 60 проценты казылды, барлыгы 80 мең тонна уңыш җыелды. Бәрәңге, яшелчәләр җыю дәвам итә, аграрийлар силоска кукуруз җыярга керештеләр, көзге чәчү тәмамланды, туңга сөрүнең 65 проценты башкарылды.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International