Иске Гәрдәледә чәй өстәле артында күңелле бәйрәм үтте

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе
Иске Гәрдәле клубында да әниләрне олылап, матур бәйрәм-кичә оештырылды. Бәйрәмебезне ямьләндереп, Яңа поселогыннан Гөлчәчәк Ибраһимова җитәкчелегендә «Нур» фольклор коллективы да килгән иде. Үзешчән артистларның халкыбызның борынгы җырларын һәм танылган композиторларыбызның әсәрләрен моңлы итеп башкаруларын бәйрәмгә җыелган халык бик җылы кабул итте. «Березка» балалар бакчасы шәфкать туташы Рәсилә Хәйдәрованың, Әҗмәкәй авылы фельдшеры Эльмира Маликованың, Яңа Сарайлы клубы мөдире Гөлия Сәлимованың, баянчы Зиастин Сәхаповның тормыш иптәше Рәшидә белән Сәбилә Юмагуловаларның чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Артистларыбызның матур җырлары, дәртле биюләре бик эчтәлекле һәм күңелгә ятышлы булды. Г. Ибраһимова белән Г. Сәлимованың «Җизнәкәй» шаян сәхнә күренеше бөтен кешенең кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Моннан тыш авыл үзешчәннәре Әлфия Садриеваның, Гөлсимә Гайфуллинаның җырлары, Гөлсәрия Самойленконың шигырьләре бәйрәмне җанландырды. Күзләргә яшьләр тулды, артистлар безне үткәннәребезгә, яшьлегебезгә кайтарды, безнең хатирәләр яңарды. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Монда да күңелле җырлар, котлаулар тынып тормады, дип яза Иске Гәрдәле авылыннан Әнисә Хаҗина. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International