24 мартта Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында Ачык ишекләр көне уза. Чара кысаларында абитуриентлар һәм аларның ата-аналары аудиторияләрне карап чыга, университетның оешу тарихы, агрономия факультетының юнәлешләре һәм 2018 елда югары уку йортына керү үзенчәлекләре белән якыннан таныша алалар.
Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Ферма 2 ур., 53 нче йорт (агрономия факультеты бинасы, актлар залы).
Чара 10:00 сәгатьтә башлана.