“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Тормыш матур! программасын тормышка ашыру. "Ярдәм күрсәт" дип исемләнгән тренинг үткәрелде.

«Тормыш матур!» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта берләштерү буенча "Ярдәм күрсәт" дип исемләнгән тренинг үткәрде.

Тренинг класста төркемле бердәмлекне үстерүгә, буллингны профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары-процесста катнашучыларда эмпатияне, аралаша белүне һәм рефлексияне үстерү.

Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 18 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында психолог эмпатияне берләштерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән балалар белән практик күнегүләр үткәрде: «Импульс», «Путаница», «Аркада рәсем» һәм башкалар. Балалар белән шулай ук эчке ресурсларын активлаштыруга юнәлдерелгән «Үз йолдызыңны тап» дигән күнегү үткәрелде.

Тренинг ахырында психолог класста бер-береңә ярдәм итү, хөрмәт күрсәтү мөһимлеген билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International