Яр Чаллы шәһәрендә IV машина төзелеше кластер форумы узачак.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

2018 елның 13-14 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә " Сәнәгатьтә Цифрлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы»дигән темага IV машина төзелеше кластер форумы  узачак.

Форумны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  «ИННОКАМ " Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры  ярдәме белән оештыра.

Машина төзелеше кластер форумында катнашуга Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципалитетлары, Россия Федерациясе һәм чит илләр министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, сәнәгать предприятиеләре, инжиниринг үзәкләре, югары белем бирү йортлары җитәкчеләре һәм башкалар чакырылган .

Форум ике көн дәвам итәчәк. Беренче эш көнендә берничә тематик чара һәм түгәрәк өстәл булачак, аларда катнашучылар тармакның перспективалары һәм проблемалары турында фикер алышачак .

Форумның икенче көнендә «КАМАЗ» ГАҖ заводына, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы предприятиеләренә – Ford Sollers һәм «Барс Технолоджи», «Мастер» Кама индустриаль паркы предприятиеләре – «КОРА» ДК һәм «Машдеталь» заводы, «КОМ» ДК, «ПРОФТЕРМО»заводы танышу сәфәрләре планлаштырылган.

Форумның эш программасы проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International