Тукай муниципаль районында «Ярыш " АХП базасында семинар – киңәшмә узды, анда техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.