Яшь рәссамнар конкурсы

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

      07 нче февраль Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабы узды. Беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 85  ел тулуга һәм 2021 нче елда Ю. А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек программасына багышланган бу конкурс әһәмиятле проект булып тора.  Бу чара  социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелде.

         Чара Россия тарихындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе белән кызыксынуны арттыруга, талантлы яшь рәссамнарга ярдәм итүгә, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, гражданлык һәм патриотлык хисләрен формалаштыруга юнәлдерелде.

         Чараның төп бурычлары - укучыларда үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү, гражданлык һәм патриотизм хисләрен формалаштыру, илнең героик үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү.

          Конкурска социаль хезмәт алучыларның 6 рәсеме тәкъдим ителде. Алар Мәскәү шәһәренә почта аша җибәрелде, икенче этап март аенда узачак. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!

 

 

                          

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International