"Без бергә" фестиваленең "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе узды .

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Буген,Тукай муниципаль районында Республика балалар халык иҗаты "Без бергә" фестиваленең  "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе узды .Бу чарада барлык белем бирү  һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашты . "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсенең   максаты-гомуммилли һәм этномәдәни кыйммәтләр нигезендә Россия халыкларының милли мәдәниятенә, традицияләрен сакчыл мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү; милләтара мәдән иалмашыну һәм этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен шартлар тудыру; балаларның милли мәдәният чыганакларына карата кызыксынуларын ачыклау; ил халыкларының тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен, Россия халыклары мәдәниятенең үсеп килүче буын иҗатында күптөрлелеген чагылдыру; коллективларның репертуар һәм башкару осталыгының сәнгать дәрәҗәсен күтәрү.

Педагоглар һәм укучылар түбәндәге  номинацияләрдә актив катнаштылар:

1.Күргәзмә-ярминкә    төрле материаллардан (тукымалардан, җепләрдән, күннән, агач, каенлардан, балчыктан, металлдан һ. б.) эшләнгән» декоратив-гамәли эшләнмәләр " (халык (һөнәр) мәдәнияте традицияләрендә эшләнгән эшләр);

2."Тукай муниципаль районының белем бирү оешмалары арасында иң яхшы күргәзмә экспозициясе»;

3. Махсус «Осталарның гаилә династиясе»номинациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International