Тукай районында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узачак

2019 елның 12 июле, җомга

15-17 июльдә районыбызда мөhим вакыйга көтелә. Өч көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узачак. Әлеге иҗтимагый оешманың максаты – җирлекләрдәге йола-традицияләрне барлау, татар халкының яшәешен өйрәнү, төбәкләрнең танылган шәхесләре белән танышу. 

«Ак калфак» утырышының Тукай районында узуы очраклы түгел. Район бай тарихлы, дөньяга күпсанлы, күренекле шәхесләр биргән. Халкы бүген дә милли традицияләрне саклап яши. Кунаклар Теләнче Тамак, Иске Абдул, Яңа Бүләк, Боерган, Иштирәк, Биклән, Иске Дөреш, Бәтке, Мәләкәс, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә күп төрле чараларында катнашачак. Алдынгы татар хатын-кызлары халкыбызның милли мәдәниятен үстерүдә Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International