“Татарча диктант” акциясендә 1023 райондашыбыз катнашты 

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы планы нигезендә, 19 нчы октябрьда 13.00 сәгатьтә,Тукай районы мәктәпләре базасында, “Татарча диктант” акциясе уздырылды.Туган телен яраткан, аның киләчәге өчен битараф булмаган 1023 райондашыбыз бу акциядә актив катнашты.Иске Дөреш авылыннан 85 яшьлек Тәкыя Загидулла кызы, Комсомол авылы мәчетенең имамы Мирхәт Зияз углы, Яңа бүләк авылында Илназ Бах, Гүзәл Идрисовалар бу чарадан читтә калмадылар. Новотроицк авылында диктантны 50 ел балаларга туган тел укыткан Мәлиева Кәүсәрия Җиһангирова укыды. Бу чараны оештыруда ярдәм иткән туган тел укытучыларына, барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International