Район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бүген, 21 октябрьдә хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә хокук саклау органнары, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .  
      Киңәшмә башында район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев хәрби-учет өстәле алып бару буенча җаваплы затларга Тукай муниципаль районының Мактау Грамотасын тапшырдылар. 
        Көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Р .Р. Гардеев районда оператив хәлләр һәм авыл хуҗалыгы буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Р. Ф. Хәсәновның авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат җиткерделәр.

Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хәрби комиссары Д.Ш. Вәлиев « 2019 елның көзендә Тукай муниципаль районы территориясендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү турында»мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ Тукай филиалы бүлеге башлыгы Е .Г Рәсимбетова «Тукай филиалы эше турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.
   
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе А.Х.Харисова  гражданнарның үзара салым акчасы хисабына финанслана торган объектларны тикшерү барышы турында сөйләде.

Район башлыгы урынбасары Р.И. Закиров авыл җирлекләре территорияләрендә өмәләр үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 

Шулай ук  ЦОБиКУ директоры  Муленкова Венера Рәсим кызын һәм инвестиция сәясәте буенча район башлыгы ярдәмчесе Бариев Илфак Шамил улын туган көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International