Тукай районында район советы утырышы узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә Тукай муниципаль районында депутатлар советының чираттагы XXXVI утырышы булды . Утырыш эше белән район башлыгы, район Советы рәисе Фаил Мисбах улы Камаев җитәкчелек итте .

6 мәсьәлә каралды :

  1. 2017-2020 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаныӊ үтәлеше турында

 

  1. 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджет проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

 

  1. Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына авыл җирлекләре вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру буенча тәкъдимнәр кабул итү турында

 

  1. Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибен раслау турында

 

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясен билгеләү тәртибе турында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе хакында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектәге җир кишәрлекләре мәйданы арткан өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәләрне раслау хакында

 

Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International