ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе
Район халкының 69,6 процентын татарлар, 23,8 процентын – руслар, 2 процентын – керәшеннәр, 1,4 процентын – чуашлар, 3,1 процентын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. «Тукай районының үзенчәлеге шунда – бездә хәзер бер генә чиста татар яки чиста рус авыллары калмады. Шәһәр янында булу төрле халык вәкилләрен үзенә җыйды. Шуңа күрә милләтара мөнәсәбәтләрдә безгә бик сак булырга кирәк», – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Васил Хаҗиев Татарстан Республикасы халыкларының III съезды алдыннан узган Иҗтимагый совет утырышында. 
 

“Синең файдага” хәйрия фонды инициативасы белән республикада “Балага тартмачык” акциясе башланды. Безнең районда ярдәмне беренче булып"Татарстан" поселогында яшәүче  яшәүче Тазеева Лилия  Инсаф кызы гаиләсе алды.
 

20нче март көнне Бәтке мәктәбендә  мәгариф идәрәсе һәм яшьләр белән   эшләү ,спорт һәм туризм   бүлеге тарафыннан оештырылган "Җиңү волонтерлары" дигән1 нче  мәктәп активы форумы узды

21 март көнне Теләнче_ Тамак мәктәбендә  районның "Мөстәкыйль балалар"проекты буенча эш программасы ( «SаMоSтоятельные дети»)белән эшләүче  оешмаларның утырышы узды. Анда 2017 елга эш планы расланды

Калмаш   мәктәбендә районның  балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау чаралары буенча отрядларының (ОППН)   республика ярышларының  муниципаль этабы узды

Борды    урта мәктәбе укучысы Утяшова Наталия  һәм  укытучы Чернова Энзе Асгатовна 22 марта  Бөтенроссия ачык (республикакүләм) “Пушкин укулары”иҗади бәйгесендә  уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар,  дипломга ия булдылар.

 

Менделеевск шәһәрендә узган "Педагог-оештыручы-2017”  Республика әйдаманнар бәйгесенең сайлап алу  конкурсында Бәтке мәктәбеннән  Гайнутдинова Г.Ф. уңышлы гына чыгыш ясады 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International