ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

 "Язгы мэрхэмэтлелек атнасы" кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  Зарипова Ф.Г., Салахутдинова А.К., Исламова З.А., Шакурова Т.А., Фаттахова Л.Д., Ахматгараева Г.А.өлкән яшьтәге  кешеләрнең йорт- тирәләрен җыештырырга булыштылар

 

Тукай районы хәкимиятендә эшләүче яшьләр    "Экологик белемнәр көне”ндә беренче экологик диктант яздылар . Чараның оештыручысы - "Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. 

 

Икенче атнага – 22 апрель көнне Татарстан халыкларының III съезды үткәреләчәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, Тукай муниципаль районыннан сигез делегат сайланды. Алар, районыбызда гомер итүче күпмилләтле халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, көн кадагында торган сорауларны күтәреп чыгачак. Шушы уңайдан Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев кичә, съезд делегатларын тагын бер кат җыеп, райондагы милләтара вәзгыять торышы хакында эшлекле очрашу үткәрде.  

"Язгы мэрхэмэтлелек атнасы"кысаларында мәдәният йортларында башкарылган эшләр

Мәдәният йортларында “Язгы изгелек атнасы”  

Яр Чаллы шәһәренен Россия Пенсионерлар союзы бүлекчәсе  пенсия яшендәге өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту һәм актив тормышка тарту максатыннан «Водолей» Клубына Порфирий Иванов  белән очрашуга чакыра

  Кенэз  мәдәният йортында "Татарстан- туган йортыбыз" дигән бәйрәм концерты  узды.Анда  Шильнебаш, Комсомол,  Новотроицкое ,Иске Абдул, кенщз авыл  җирлекләреннән  узешчән   төркемнәр чыгыш ясады

   13-15 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының V Бөтендөнья форумы узды. Форумда "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Тукай районы бүлеге җитәкчесе Гарипова Резеда Рәвис кызы да катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International