ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

10 гыйнвар көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы ЗАГС идәрәсе башлыгы  Равиля Зарипова  һәм  Пенсия фонда  идәрәсе  башлыгы Эдуард Фаттахов катнашында    9 тукайлы  гаиләсенә Ана капиталына сертификатлар тапшырылды 

Тукай районында Круглое Поле поселогында   яшәүче ата -аналар гаиләсендә  -Сафин Вильдан һәм Калмаш авылында яшәүче  гаиләдә- Сахапова Ралина   3 гыйнвар көнне   беренче  авазларын  салдылар . Нарасыйларга бәхет-шатлыклар,   сау-сәламәт булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез. 

Тукай районы Круглое поле поселогында яшәүче Минсабир абый һәм Миңлегөл апа Абзалимовлар 6 нчы гыйнвар көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Минсабир абый күп еллар машина йөртүче ә  Миңлегөл апа төрле җаваплы эшләрдә хезмәт куйганнар. Тату, матур гаиләдә 4 кыз, 1 малай үстерәләр. Олы хөрмәткә лаеык бу матур пар хәзерге көндә дин тотып., балаларының, 11 оныгының кадер-хөрмәтендә оныкчыкларына куанып яшиләр. 50 еллык юбилейлары белән  районның ЗАГС бүлеге җылы котлау хатлары тапшырды.

 

Шушы көннәрдә  Теләнче Тамак авылында гомер итүче Мәгсүмә Шәйхевәли кызы  Сәмигуллина 90 яшен тутырды

  Иске Абдул авыл җирлегендә урнашкан  Муниципаль бюджет учреждениесе  «Гиндукуш»  иҗтимагый-патриотик   музее  экспонат белән тулыландырылды.   Бу бер уч туфракны район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе Айбулат Якупов Берлин шәһәреннән алып кайтты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International