«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ кош итеннән продукция җитештерү күләмнәрен арттыра. 2017 елның 6 аенда предприятиедә 48,8 мең тонна продукция җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 2,4 мең тоннага күбрәк.
Җитештерү күләмнәрен арттыруга «Агрокөч. Чаллы-МПК» яңа җитештерү комплексын гамәлгә кертү аркасында ирешелгән. Комплексның технологик җайланмалары 300 төрлегә якын продукция җитештерергә мөмкинлек бирә, предприятие тулы куәткә эшли башласа, бу күрсәткеч 350гә кадәр артачак, ә әзер продуктлар күләме айга 9 мең тоннага кадәр җитәчәк.