Татарстан территориясендә урманнарга керү чикләнгән

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

 

Татарстан территориясендә республика хөкүмәте боерыгы буенча урманнарга керү чикләнгән. Әлеге карар IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу белән бәйле кабул ителгән, дип хәбәр итә республканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Урманнарга керү чикләнгән вакытта ылыслы яшь агачлар янында, коры үләнле урыннарда, агач асларында, торфлы туфракта учак ягу тыела. Башка урыннарда киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган полосалы минераль катламлы туфракта гына учак ягу рөхсәт ителә.

Шулай ук янып торган шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла шешә һәм банкалар ташлап калдыру, ауда янучан материаллар куллану, махсус каралмаган урыннарда май яки янучан матдәләр белән сеңдергән материаллар калдыру тыела.

Искәртеп узыйк, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнардагы югары янгын куркынычы турында кисәткән иде. 19-25 август аралыгында республикада IV класслы янгын куркынычы саклана.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International