Яңа җитәкче сайланды

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев Түбән Суыксу авыл җирлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Бу вазифага 52 яшьлек Флер Гаяз улы Ихсанов сайланды. Ул моңа кадәр «Яңа коммуналь челтәрләре» җәмгыятендә башкарма директор, «Татарстан коммуналь челтәрләре»ндә участок башлыгы, җитештерү буенча директор урынбасары булып эшләгән. 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International