Пенсия яшенә җитүгә нинди инстанцияләргә һәм нинди срокларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

 
Пенсия рәсмиләштерү процедурасы ничек башкарыла? Пенсия яшенә җитүгә нинди инстанцияләргә һәм нинди срокларда мөрәҗәгать итәргә кирәк? Бу эшне пенсия яше җитәргә бер ел кала башларга кирәк.
– Россия Федерациясендә гомум билгеләнгән пенсия яше – хатын-кызлар өчен 55, ир-атлар өчен 60 яшь. Шушы яшькә җитү белән гражданин картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Пенсия билгеләү турында гариза яшәү урыны буенча ПФ Идарәсенә бирелә яки   Интернет аша  .После того как кадровая служба вашей организации заблаговременно представит в ПФР электронные образы ваших документов и возможные ошибки в них будут исправлены и доработаны, вы можете направить заявление о назначении пенсии через «Личный кабинет гражданина»
– Пенсия билгеләү өчен нинди документлар кирәк?
– Пенсия билгеләү турында мөрәҗәгать иткәндә гаризага түбәндәге документлар теркәлә: Россия Федерациясе гражданины паспорты (РФ гражданнары өчен), яшәү урыны буенча теркәлү (чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар өчен), мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС). Кирәк булганда өстәмә документлар: 2002 елның 1 гыйнварына кадәр рәттән килүче теләсә нинди 60 ай өчен хезмәт хакы турында белешмә, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары турында белешмә (мәсәлән, балалар), билгеләнүче пенсиянең төренә карап, башка документлар.
Идарә хезмәткәрләре сез тәкъдим иткән документларга бәя бирәчәк һәм, билгеләнүче пенсия төренә карап, өстәмә документлар җыю кирәклеген аңлатачак. Ләкин пенсия билгеләүгә кирәкле документларны әзерләү турында алдан да уйлап була. Алдан әзерлек сезгә мөрәҗәгать итү көненә үз вакытында һәм дөрес пенсия билгеләү өчен кирәкле документларның тулы пакетын булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Интернет-сайты www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        telegram.me/opfr_rt

Пресс-служба Управления ПФР   30-42-05

Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, 279-25-11, pressa.pfr@gmail.com

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International