Әҗмәкәй, Иске Дөреш авыл җирлекләре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды

Хәбәр

2018 елның 30 октябрендә   Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй, Иске Дөреш авыл җирлекләре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды

 Тукай муниципаль районы «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, «Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт вакант вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе нигезләмәсе турында " 2008 елның 9 апрелендәге 22/9 номерлы район Советы карары таләпләре нигезендә муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелде:
- Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
- Иске Дөреш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Әлеге вазыйфаның  квалификация,  инструкция таләпләренә   туры килә торган Кандидатлар тарафыннан тапшырылган документлар нигезендә, шулай ук индивидуаль әңгәмә нигезендә вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурста җиңүчеләр дип танылды:
- Хөсәенова Гөлнара Таһир кызы – Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
– Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы-Иске Дөреш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 мае, 08:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International