Бәтке авылы тарихы

                                                                       Бәтке авылы тарихы

Бәтке авыл җирлеге составынында 4 пункт – Бәтке авылы, Нефтебаза бистәсе, Кама бистәсе, Круглое Поле авылы керә.

                                                                Тарихи белешмә.

Бәтке авылы(кайвакытта “Питьки” – борынгы архив документларында), революциягә  кадәрге башка исеме “Богородское” Бәтке елгасыннан Чулманга кушылган урынында урнашкан. Елга исеме, мөгаен, авыл исеменнән барлыкка килгәндер;топонимның этимологиясе: “беть” – барактагы аркылы бүрәнә сүзеннән килеп чыккан булырга тиеш.Авылга нигез салучылар елга терминының мәгънәсен Бәтке авылының урнашу үзенчәлекләрен исәпкә алып,Камага коючы Биклән һәм Бәтке елгалары тамагына күчергәннәр. Түбән Каманың сул ярында урнашкан әлеге борынгы рус җирлегенә 1617 нче елда нигез салынган. Авылның үзәгендә  16-17 гасырлардагы крепость калдыклары сакланган.

1869 нчы елда 302 кешелек Бәтке авылы җирлеге  Троицкий монастыре аша Казан архиерейск йортына караган. Бәткелеләр Е.Пугачевның актив тарафдарлары булалар. И.В.Шишкин язганча,авылда 100 кешелек Пугачев отряды төзелгән. Һәм ул халыкның күтәрелешен Алабуга гарнизонын үз ягына авыштырырга тырыша.

1870 нче елда – волость үзәге. Үзәктә Православия чиркәве, училище, буяу заводы, өч су һәм җил тегермәне,елга пристане, җомга базарлары булган .Башка шөгыльләр арасында: балта белән эшләү,умартачылык,елга судноларында эшләүләр  күренгән.1914 нче елның июлендә үткәрелгән күргәзмәдән күренгәнчә,кайбер крестьяннар “культуралы хуҗалык” алып барганнар,җирле крестьяннарның ишегалларында югары продукт бирә торган швиц токымлы терлекләр булган.

Революция алды елларында Бәткенең балык пристаненда танылган бас – җырчы Максим Дормидонтович Михайлов эшләгән һәм үзенең тавышын сынап караган.

1993 нче елга– 2834 кеше исәпләнгән (1988 нче елга – 2566 кеше) руслар,татарлар (керәшеннәр,мишәрләр).

   Бәтке җирлегендә яшелчәчелек белән шөгыльләнүче “Ворошилов”совхозы имемен йөрткән(республикадагы иң эре яшелчәчелек плантацияләре).

Хәзергесе вакытта җирлектә түбәндәге оешмалар урнашкан: Яшелчә консервалаучы завод; Төзелеш, профильле  оешмалар; “Транс-контакт холдинг”(транспорт коммерция фирмасы) Бәткедә “Кама-93” заманча моторлы яхталар җитештерүче судо”Верфь” ; Урта мәктәп; мәдәният йорты;китапханә;балалар бакчасы;тирә- якны өйрәнү музей;чиркәү;мәчет ;Әвган сугышында һәлак булган С.Ивыгин һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга төзелгән һәйкәл.

Археологик һәйкәлләр безнең эрага кадәр 2000 еллыкта бронза эпохасында буралап күмү урыннары. Бәтке чиркәве шулай ук XIX нчы гасырның беренче яртысындагы архетектура булып тора.  Храмның ярымшар куполы икеяклы төп мәйданын түбә астындагы аш бүлмәсе (трапеза), өчъяруслы квадрат планлы, Ампир колокольня алып тора.

Күрше авылдагы Вишневское күле тыюлыгы кошлар өчен (каз, үрдәк), шулай ук ондатра өчен коену урыны булып тора.

Яр Чаллы белән Бәтке арасы 18км.

                                                                 Кеше ,хуҗалык саны

01.01.2012 елга Бәтке авылы җирлегендә 4169 кеше яши, хуҗалыгы 1391.

Бәтке авылында-1106 хуҗалык   -3360 кеше;

Кама бистәсендә-99 хуҗалык   -298 кеше

 Нефтебаза бистәсендә -182 хуҗалык-507 кеше

 Круглое поле авылында   -4 хуҗалык-4 кеше

            Бәтке авыл җирлегендә 52 күпфатирлы өйләр, шулардан 1015 фатир. Аларда 2877 кеше яши. Калган халык үз өйләрендә һәм коттеджларда яшиләр.

            Яңа төзелешләр алып барыла.

                                                                         Җир мәйданнары

              Бәтке авыл җирлегенең җир мәйданнары -7725 га,шулардан: 

                                                       ООО “Чаллы-Яшелчәсе”  - 6217га

                                                        Бәтке авыл җирлеге  -347га

                                                       “Ивушка” бакчачылыгы  -147га

                                                        “Рассвет” бакчачылыгы  -27га

                                                       “Силикатчик”бакчачылыгы  -18га

                                                        “Калинка” бакчачылыгы -25га

                                                         “Прикамье” бакчачылыгы -70га

                                                          “Бытовик” бакчачылыгы -19га

                                                         Җир белән идарә итүчеләр   -855 га.

                                                                                  Аралар

Тукай районы администрациясе Бәткедән 21 км ераклыкта. Кама бистәсеннән-5км, Нефтебаза бистәсеннән -7км, Круглое поле авылыннан -8км,тимер юл станциясе 18км һәм су вокзалы 23км - чакрым ераклыкта урнашкан.Бәткедән 3 чакрым ераклыкта урман массивлары урнашкан.

                                                                                Елгалар

Бәтке җирлегенең территориясендә елгалар ага: Бәткедә-Чулман, Бәтке елгасы; Круглое поле авылында- Биклән елгасы.

 

Соңгы яңарту: 2013 елның 8 ноябре, 13:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International