Кнәз авылы тарихы

Поселок 1930 нчы елда төзелеп, Татарстан Республикасының 30 ел уңае хөрмәтенә  исем бирелә.Поселокның мәйданы 13,8кв.км.га сузылган.Авылда-4300кеше (Тукай районында  сан буенча иң зур авыл ).

Ул Яр Чаллы шәһәреннән 35км ераклыкта урнашкан.Ул Кнәз  авыл поселыгы составына керә.

Топонимика.

Борынгы заманда Елизавита  бу җирләрне княгиня Волконскаяга бүләк иткән һәм ул үзенең бәйле крестьяннарын алып килгән.

Кнәз авылы башта княгиня Мария Волконская хөрмәтенә атала.

Чыршылы авылы –“чыршы урманы”.

Казиле авылы-“казлар оҗмахы”, ул вакытта бу авылда казлар күп була.

Елизавита авылы-Елизавитадан Волконскийга бүләк ителгән элек яшәгән крестяннар.

Масляковка авылы-элек  май заводы булган.

Куликов авылы-бу урында беренче өйне Куликов дигән кеше төзи.

Пугачев валы-Емельян Пугачев восстаниясе вакытыннан калган ныгытмалар.

Сколок- төп өлешеннән аерып алынган урманның аерым бер өлеше.

Мокрый –урманның сулы урыны.

Букла-Ургыды елгасы аккан җирдә,кипкән Букла елгасы исеменнән калган.

Ургуда-елга,Минзәлә елгасының кушылган җирендә ,кайда Кнәз авылы белән Казиле авылы урнашкан.

Авылның килеп чыгышы һәм тарихы.

Совхоз поселок Татарстанга Кнәз авылы барлыкка килгәндә  нигез салына.Кнәз авылы-Марина(үзәк дәүләт Башкорт АССР архивы фондыннан “Генеральное межевание  1800 ел)

18 йөзеллык ахырында Кнәз авылы кнәз майор Павл Николаевич Волконский хакимлегендә була.1662 нче елда бабасының бабасы  Ф.Ф.Волконский Казанда  хәрби кеше була,ә аннан Минзәлә шәһәрендә башкорт эшләре буенча комиссия җитәкчесе була.Ә бабасы Артем Петрович Волконский 1730  елда Казан губернаторы була.Шул кнәздән Кнәз авылы исеме барлыкка килә.

Бишенче ревизия вакытында (1795 нче ел)Кнәз авылында П.Н.Волконскиның  34 бәйле  ир һәм 6895 дистә җире була.Аның хатыны княгиня –капитан Мария Андреевна Норманская-

Әтисе ягыннан, Волконская иреннән мирас итеп бәйле крестьяннар алгач,аларны Кнәз авылына алып килә.1803 нче елда Новгород губернасының Качкады авылыннан 66 җан һәм Орловка-Власовка авылыннан-63 җан,Саратов губернасыннан1804 елда-255 җан,Владимир  губернасыннан-30 җан,барысы 414 ир заты,хатын- кызлар исемлектә булмый. Шулай итеп Кнәз авылы барлыкка килә.

1843 нче елда Волконский җирләрендә Кнәз авылында дворян дәүләт эшлеклесе Татищевның балалары тора ;бригадир Дмитрий, полковник Юрий, майорлар Сергей һәм Николай, гвардия штабы –капитан Федор һәм Степан, прапорщик Александр, балалары Васильевларның-Аскопидон һәм Василий ; Александр балаларының гомуми кулланышта 5910 дистә җире, ә туганы Эссин Кирилл Федоровичның 985 дистә җире була.

1853 нче елда  бу биләмәләр Васил Александрович Татищевныкына әйләнә. Аның  487 бәйле крестьяны һәм 5850 дисәтинә җире була.Эссен Ф.К.ның 73 бәйле крестьяны һәм 985 дистә җире.

1880 елда Татищевның биләмәсе Аскопедионның балалары арасында 5 өлешкә бүленә, аның 4 улы һәм 1кызы була.Кызы Варвара Аскопедионовна, ире ягыннан  Фон-зигель, 1886  елда 1028 дистә күләмендә  җирнең 1өлешен Кнәз һәм Елизаветино  крестьяннарына, җирле банк аша 113363 сумга сата. Крестьяннарның 20% күләмдәге чираттагы керемнәрен түләмәгән очракта, дворянин А.М. Шнигеска  сатыла. Өлкән абыйлары Александр үзенең биләмәсен җирле банкка  40.7 мең сумга ,ә энесе җирнең бер өлешен (368 дистә)  Стахеевлар сәүдә йортына сата.

Үзенең хуҗалыгын яхшырак рентабельле итеп Василий Аскопедионович кына алып бара.Ул күп бәрәңге утырта һәм 1900 елда Кнәз авылында шәрәб куу заводы төзи Бер сезонга (4 айга)завод 20-25 мең чиләк 40 градуслы аракы җитештерә.70 ел эчендә ,алпавыт Татищевларның  сөрүлек җирлеге 8,3 тапкыр арта,1843 елда 402 гектар булса, ә1913 елда 3348 гектар.

1917 елның көзендә каралты -куралар җимерелә,ә җир крестьяннарга бирелә.1918 елда җирләр берләштерелә,анда “Преобреженский” совхозы оештырыла.Совхозның җитәкчесе –Маляров Сергей Георгиевич ,бакчачылык буенча Снигарев И.Н. эшли.

Совхозда 317 гектар җир, шуның 300 гектары сөрүлек җире,1 гектары урман,7гектары –яшелчә бакчасы,ә 9.25 гектары җиләк җимеш бакчасы була, 12 ат,7 сыер,1 үгез һәм 2 бозау. 

1922 нче елда совхоз” Агробаза” итеп үзгәртелә,идарә итүчесе итеп В.А.Голговский билгеләнә.” Агробаза”ның җиләк –җимеш бакчасында 1227  алма агачы ,850 чия һәм күп кенә карлыган, кура җиләге, крыжовник куаклары була.

1925 нче елда “Агробаза”  базасында ”Яңа авыл” исемле җир эшкәртүче артель оештырыла.

1927 нче елның декабрендә  партиянең 15 съезды авыл хуҗалыгын күмәкләштерү турында карар кабул итә.

1929 нчы елда артель эчендә партя бүлекчәсе оештырыла.Ә 1930 елда алпавыт Татищев һәм Останков  җирләрендә” Татарстан “ совхозы оештырыла.”Яңа авыл”артеленең җирләре дә совхозга  керә.1931 елның август аенда артельның җире, хайваннары,авыл хуҗалыгы корылмалары, бакчалары, агачлары һәм кешеләре-барысы да совхозга бирелә.

1963 нче елдан башлап, совхоз Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрлыгының Чаллы районы авыл хуҗалыгы җитештерү үзидарәсенә буйсына. Беренче  директор-Петр Николаевич Брунко була.

Совхозга Александровка, Заря, Кнәз, Елизаветино, Карабаш, Казиле, Ленин,Чыршылы дигән авыллар кергән. Хәзерге  вакытта Александровка һәм Карабаш юкка чыккан, анда яшәүчеләр совхозга  күченде, бер өлеше башка якларга күченеп киттеләр.

Безнең территориябездә бернинди борынгы шәһәрләр булмаган, ләкин Казиле авылына юл салганда  борынгы хайваннарның сөякләрен тапканнар.Мамонтныкы  диләр. Алар мәктәп музеенда саклана. Никольский чиркәве -19 гасыр тарихының истәлеге.

Александровка 50 нче елларда хәзерге ООО”КАмский Бекон” артындагы бәрәңге кырларында урнашкан була.Бу елларда авыл кечкенә булган, 6 йорт булган, ә анда 25 кеше яшәгән.Александровкада бер урам була, хәтта  аның исеме дә булмый. Авыл яныннан ике: Зур һәм Кечкенә елгалар  ага.Данлыклы кешеләре  булмаган. Яшәүчеләр  совхозда эшләгәннәр, ә буш вакытларын ишегалдында. Балалары Кнәз мәктәбенә укырга йөргәннәр. Кечкенә авыл  бик карт булган,шуңа күрә кешеләр күчеп китә башлыйлар.Шуннан Королев, Андреевлар һәм Нефёдовы  фамилияләре чыккан. Александровка 56- 57 елларда таркалган.

Ленино бистәсе.

1928 елда Ленино  бистәсе барлыкка килде. Анда 15 йорт саналган.Тормышлары  авыр була:үз көчләре белән  чәчкәннәр һәм  уңышларын җыйганнар.Барысы бергә колхоз төзегәннәр,ә 1929 елда  инде совхозда эшләгәннәр.Хәзер алардан оныклары гына калды.Бистә акрынлап оеша:башта бер йорт,аннан икенчесен төзиләр.Ленинода беренче яшәүче Павел Егоров булган.Бистә 60 елларда таркала башлый. 1967 елда - соңгы яшәүче Анна Макеева  күчеп китә.

Берүзе анда  1964 елдан бирле яши.Хәзер ул җирләрдә иген үстерәләр.

Бөек Ватан сугышы чоры.

Фронтка бөтен ирләрдә китә.Хәзерге вакытта яшәүче сугыш ветераннары гына әйләнеп кайта.

1985 елда Җиңүнең 40-еллыгы  сугышта  ятып калган  якташларыбыз хөрмәтенә  зур һәйкәл  төзелә.Бу һәйкәл кыска вакыт эчендә төзелә.(3.04.1985-5.05.1985)ачылу 8.05.1985 елда була.Салют аттылар,һәр оешма чәчәк бәйләме куйды.Мәңгелек ут яндыралар.Утны Сугыш ветераны Латышов Григорий Степанович кабызды.Укучылар парадтагыча хәрби оркестр музыкасына үттеләр.Җиңүгә багышланган митинглар ел саен үтә.Безгә тыныч трмыш бүләк иткән сугышчыларыбызны онытмыйбыз.Безнең бурыч аларны онытмаска,исәннәренең кадерен белергә.Мәктәп Тимурчылары һәрвакыт аларга ярдәм итәләр.

Батырлык сугышта да,тылда да күрсәтелә.Ирләр фронтта.Җирләрне сөрергә,чәчәргә,тырмарга,утыртырга кирәк.Ашамлык фронтка да,тылда да кирәк.Район җитәкчелеге һәм “Татарстан “  совхозы  конторда трактористлар курсы оештыралар, бу хатын-кызларны өйрәтер өчен кирәк була. Группада 20 кеше җыела.Ярты елдан алар җир сөрә башлыйлар.Кайберләре хәзер дә яши,без алардан тракторның тимер  утыргычларына утырып  ничек эшләүләрен  беләбез.4 кызны  фашистлардан азат иткән җиргә эшләргә җибәрәләр.1943 елдан алар Орлов һәм Смоленскига киткәннәр.Алар анда бомбага эләгеп,авырлык белән барып җиткәннәр.Билгеләнгән урынга алар 3 айдан соң гына килеп җитәләр.Алар кире әйләнеп кайтмаганнар,шунда яшәп калганнар.

Сугыш елларыннан соң ил үз хуҗалыгын көйли башлый һәм безнең район элекке тыныч вакытына әйләнеп кайта.Бишеллык планнар,стаханов хәрәкәте –Ватаныбызга хезмәт иткән.

РСФСР ның авыл хуҗалыгы министрлыгы карары белән 50000 баштан торган дуңгыз фермасы  төзү карала,бу РСФСР да иң эре хуҗалык була.Татарстан Республикаында 2 эре дуңгыз комлексы була.1982 нче елда поселокта дуңгыз комплексы төзү турында мәсьәлә кабул итәләр. 

2002 нче елда поселок “Сосновый бор “ дип атала.Дуңгыз фермасының ,поселокның исеме бу урында зур булмаган, күл һәм нарат урманы булудан килеп чыга.Тиздән елга буйлап наратлар һәм чыршылар утыртканнар.

Ике катлы йортлардан торган беренче урам 60 нчы елларда барлыкка килә.Хәзер ул “Октябрьнең 50 еллыгы “дип атала.70 еллардан башлап комплекс үзенең эшләүчеләренә йортлар төзи башлаган.Мәктәп урамы килеп чыкты.1975 елда 3 катлы мәктәп эшли башлый.80 нче елларда совхоз Татарстан төзелешне дәвам итә.Совет урамы барлыкка килә. Элекке балалар бакчасы урынында совхоз конторысы.1985 нче елда  Бөек Ватан Сугышы геройларына һәйкәл куела.1977 нче елда  50 урынлык больница эшли башлый. 1999 нчы елга кадәр 2 балалар бакчасы, хәзер 2 катлы 150 балага исәпләнгән бина ачыла.

1993нче елда поселокта предпринимательләр барлыкка килә.Хәзер бу сәүдә челтәре киң җәелгән,сельпо белән конкуренция башлана.Сельпо бинасы 3 тапкыр кечерәя. Базар мәйданында яңа магазиннар төзелә башлый.

2005 нче елда проблема авыл халкын муниципаль  милеккә күчергәндә башлана.33 ел элек салынган йортлар да яшәүчеләр, бу өйләрне үз милекләренә әйләндерәләр. Торак милекчеләр иптәшлеге барлыкка килә.Ярым җимерек бу бина торакта яшәүчеләрнеке була.Кательныйда бөтен поселокны җылыта торган котель авария хәлендә.Шәхси газ үткәрү тәгъдим ителә.413 квартир моңа мохтаҗ була.

Эре дуңгыз комплексы (нигездә авыл халкының күпчелеге шунда эшли) икенче төрле милек формасына күчә.Хәзер ул ООО ”Камский Бекон”га үзгәрә.Хәзерге вакытта комлекс-рентабльле оешма була, чөнки эшчеләренә вакытында хезмәт хакы бирелә.Ә менә СХП Алмаз базасы хәзер табышлы түгел.Бөтенләй хәзер бәрәңге дә,чөгендер дә утыртылмый. МЭТ фермасы да шулай ук табыш бирмәгән.

Хәзерге вакытта Кнәз бистәсенә 5 авыл керә: Татарстан,Сосновый бор,Чыршылы,Казиле һәм Кнәз.Халык саны-4300 кеше исәпләнә.Кнәз авыл халкының үзәге булып Татарстан совхозы санала,кайда Кнәз авыл халкының Башкарма комитеты,клуб,китапханә,мәктәп,балалар бакчасы  ”Аккошкай”,шифаханә,сбербанк,почта,мәчет,чиркәү һәм күп кенә магазиннар.Сосновый борда  “Кояшкай” исемле   балалар бакчасы урнашкан. ФАП,спорт комплексы,аптека,магазиннар бар.Чыршылы авылында матур мәчет төзелгән.Казиле авылында ФАП бар.

Гомумән,барлык уңайлыклары булган Татарстан совхозы хәзерге вакытта мәйданы һәм саны  буенча, Тукай районында иң эре авыллардан санала.                                   

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International