Күзкәй авылы тарихы

Хәзерге Күзкәй авылы урнашкан урын һәм аның тирә – яклары борынгы заманнарда калын урманнар, әрәмәлекләр белән капланган булган, уйсу урыннарны күлләр, сазлыклар, камышлар биләгән.

Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, XIII  гасырның беренче яртысында (төгәле – 1236 елда) дәһшәтле монгол яулары тарафыннан Бөек Болгар дәүләте җиңелүгә дучар булгач, аның Идел буендагы халкы Чулман, Вятка, Ык, Агыйдел  буйлап тынычрак урынга күчкәннәр.                                                                                           
  Авылыбызның атамасы “Күзкәй” сүзе кеше исеменнән  башланып китүе ихтималрак.
Күзкәй  җирлегендәге авылларның кыскача тарихы Галимҗан Вәлиевнең “Күзкәем” һәм Рафис Мәүҗиевнең  “Узганын белмәгәннең киләчәге юк “ китапларыннан алынды.

Күзкәйлеләр гомер – гомергә игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авыл халкының иген эшендә дә, юл йөрүдә дә төп таянычы ат булган. “Атсыз ир – канатсыз кош” әйтеме шул вакытларда барлыкка килгән. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан (1914 ел) авылда 500 чамасы хуҗалык, 800 гә якын ат, 3000 гә якын кеше яшәгән. 

Күзкәй әүвәл Байлар волостеның Турай түбәсе составында йөрсә дә XIX гасыр уртасында инде үзе  волость  үзәгенә әверелә. Күзкәйгә буйсынган
авылларның саны  вакыты - вакыты белән 22 гә җитә.
Күзкәйдә партиянең  XV  cъезды карары  нигезендә  күмәк хуҗалык 1929 нчы елда төзелә, аңа “Яңа тормыш” дип исем бирелә. Колхоз “Ярыш” исемен 1931 нче елдан бирле  йөртә. 
Күзкәйдә балалар бакчасы 1940 нчы елда “балалар мәйданчыгы” исеме белән ачыла. Балалар бакчасында эшләүче һәрбер мөдир, тәрбияче бала җанлы, кече күңелле, кешелекле педагоглар. Хәзерге көндә «Таңбатыр» балалар бакчасында 23 бала тәрбияләнә. Бакча мөдире  Гүзәлия Саматова, гомерен балаларга багышлаган тәрбияче  Акмалова Хәмдия һәм Муллахмәтова Зөлфияләр яшь буынны мәктәпкә ныклы әзерлек белән озаталар.   

         Күзкәйдә  башлангыч  мәктәп  1922 елның көзендә эшли башлый. 1937-1938 нче уку елыннан мәктәбебез  тулы урта мәктәп дип  исәпләнә башлый. 1978 елга кадәр Күзкәй мәктәбе өч агач бинада эшли. Мәктәпнең яңа бинасы (аны  мәктәп директоры Абдуллин Гыйльмулла Абдулла улы төзетте) 1978 нче елның ноябрь башында зур тантана белән файдалануга тапшырылды. Сугыштан соңгы елларда Күзкәй урта мәктәбендә директор булып барлыгы 9 кеше эшләде.
Хәзерге көндә директор вазыйфасын Шайхаттаров Мирзаян Мансурович башкара.
2010- 2011 нче уку елында Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә 89 укучыга 18  югары белемле укытучы белем һәм тәрбия бирә.

Укучылар тарафыннан 1996 нчы елдан 2010 нчы уку елына кадәр 26 алтын һәм көмеш медаль яуланган. 2010-2011 нче уку елында төрле фәннәр буенча олимпиада нәтиҗәләре дә куанычлы. Район буенча 10 призлы урын, шулар исәбеннән 3 беренче урын, республика буенча рус теле әдәбиятеннән Шәфигуллина Лилия беренче урынны алды. (Укытучы Шәмсемөхәммәтова Әлфия Тависовна) Кул көрәше буенча республика күләмендә  II урынны Ахкиямов  Айдар, III урынны  Хасанов Илнур алды. (Укытучы  Карпов Владимир Иванович).

Авылның җыр – биюгә оста шәхесләреннән 1986 нчы елда ”Әллүки”  фольклор ансамбле оеша һәм клуб сәхнәсендә чыгышларын башлый. Җитәкчесе Флүрә Нуриева Гыйльми кызы булган  “Әллүки” ансамбленә  15 ел тулу уңаеннан, 2001 нче елның язында “Халык фольклор ансамбле” дигән мактаулы исем бирелде.

1925 – 1937 нче еллар Күзкәй өчен зур төзелешләр чоры (мәктәп, аның өске катын җиткерү, ветлечебница, больница комплексы, идарә бинасы һ. б.). Күзкәй шифаханәсенең яңа биналары 70 ел буена өзлексез эшләп дистә меңнәрчә кешеләрне савыктыруга ярдәм итәләр, аларда күпләгән табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары хезмәт куйганнар. 2001 нче елның март аенда  Валиева Тәзкирә Гәрәй кызының күп хезмәте куеп төзелгән  37 урынлык яңа больница ачыла. Елына 500 -600 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә.

1764 нче елда язмышка дучар ителгән 6 гаилә Әгерҗе районы Салагыш авылыннан Иске Байлар авылына килеп урнаша, шул елны 10 башкорт гаиләсе дә яши башлый. Еллар үтә. Иске Байлар авылы 5 мәчетле, базарлы зур салага әверелә.

1886 нчы елда Иске Байларда зур җыен була. Авылга типтәрләр нигез салганлыктан алар төп халык булып исәпләнә, башкортлар башка җиргә күчеп китәргә тиеш була.

Иске Байларда 1834 нче елда ирләр – 221, хатын – кызлар – 198.
1848 нче елда – 2 мәчете, 1879 нче елда – 3 тегермәне, 1905 нче елда – кузни
ца, 2 лавка, 4 ипи склады булган. Хәзерге вакытта авылда мәктәп, (анда 9 бала белем ала), медпункт, клуб, мәчет эшли.

Беренче төркем башкорт гаиләсе күчеп китеп Тау асты Байлары авылына нигез сала.
Икенче төркем Кәҗә Байлар (хәзерге Яңа Байлар ) авылын нигезли.

Өченче төркем  башкортлар Яңа Усай авылын нигезли.
Югары Байлар авылына нигез салыну Иске Байларның дүртенче башкорт гаиләләре төркеменә туры килә. Югары Байларда тырыш, үҗәт кешеләр яши. Культура эше бүген дә гөрләп бара, 67 гармунчы үстергән авыл ул Югары Байлар.

Югары Байлар авылына 1891 нче елда нигез салына. “Чәчкәле” колхозы 1933 нче елда төзелә.
1935 нче елда клуб бинасы, 1953 нче елда китапханә ачыла.

                                                                           

 

                                                                      

 

Соңгы яңарту: 2013 елның 15 мае, 08:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International