Рәшит Гәрәй – шагыйрь, СССР язучылар Союзы әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре

         Рәшит Гәрәй 1931 нче елның 15 апрелендә Минзәлә (Тукай) районы Малтабар авылында туа. Балачактан ук колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь була. Сугышның беренче елларында ук әтисе һәлак була, әнисе 4 бала белән тол кала. Шагыйрь менә шундый авыр шартларда үсә. Ул мәктәптә яхшы укый. Экстерн тәртибендә Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли.

        Егеттә яшьтән үк поэзиягә мәхәббәт уяна. Аның укытучысы Галимҗан Вәлиев сүзләренә караганда, Рәшит Гәрәйнең шигырьләре район газетасы битләрендә дә басылып чыга.

     Армиядә хезмәт иткән вакытта “Беренче хисләр” исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

     Армия хезмәтеннән соң ул Казан шәһәренә кайта һәм “Татарстан яшьләре” газетасы битләрендә үзенең иҗади эшен башлап җибәрә.

     1954 нче елда ТАССР язучылар Союзы аны М.Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтына укырга җибәрә.

    1959 нчы елда Рәшит Гәрәй “Совет әдәбияты” журналының поэзия бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.

   1960 нчы елда Рәшит Гәрәй СССР язучылар Союзына кабул ителә.

    1993 нче елда шагыйрь гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә килеп төпләнә. Үзенең  иҗатын “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә дәвам  итә. Ул күп кенә яшь шагыйрьләрнең остазы була.

    1999 нчы елда 68 яшендә каты авырудан вафат була.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International