Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар

Татарстанлылар Интернет ярдәмендә үзләренең җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегеннән никадәр канәгать булуын әйтә алалар. Халыктан сораштыру баннеры “Рәсми Татарстан” дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының башлангыч битләрендә, Муниципаль берәмлекләр порталында, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгынаң сайтында mert. tatarstan.ru урнаштырылган. (Сораштыруны үтү өчен  https://open.tatarstan.ru//polls төшермәсе аша барырга кирәк).
2017 елның 1 июленнән халыкны сораштыру Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталыннан файдаланып, респондентларны идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәй системасы (ЕСИА) аша респондентның мобиль телефоны буенча тормышка ашырыла.
Әлеге тикшеренүләрнең төп максаты – халыкның җирле хакимият эшчәнлегеннән һәм хезмәт күрсәтүләрдән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү. 2017 елдагы  шундый сораштыру йомгаклары белән монда танышырга була.

Соңгы яңарту: 2022 елның 14 апреле, 11:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International