Биклән авылында яшәүче шагыйрәбез Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәеваның " Миллилек нәрсә ул?" дигән шигырен тәкъдим итәбез
#тугантелем,
#РәзинәСәетгәрәева
Миллилек ул - кечкенәдән,
Җанда булырга тиеш!
Әннә,-диеп тел ачылу,
Иң кирәкле, күркәм эш!
Түбәтәйле һәм калфаклы –
Сабантуй бәйрәмнәре.
Милләтемнең һич җуелмас –
Күркәм гореф-гадәте!
Миллилек – батырлык түгел,
Миллилек – җан рәхәте!
Телен белгән – илен сөйгән,
Шундадыр бар хикмәте.
Безнең телдән матур тел юк,
Безнең милләт – зур бер көч!
Тукай янына берләшеп,
Җитәкләшеп, күмәкләшеп –
Фикерләрне уртаклашып,
Алга карап барыр өчен,
Яңа юллар сызар өчен,
Бер-беребезгә булып терәк,
Милләтем яшәсен,дисәң,
Бердәм булырга кирәк!
Җыр" Изгелек гимны" Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре, Эльвира Гиматдинова музыкасы.Башкара Венера Ганиева (см. Видеорепортаж)