16.Күмәк тырышлык нәтиҗәсе

Теләнче Тамак авылы мәктәбе Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен 1990 елдан йөртә. Мәктәп каршында аның бюсты да утыз елга якын торды. Косметик ремонт үткәреп торсалар да, ул еллар үтү белән кыяфәтен югалтты. Аны яңарту безнең изге бурыч иде. Ниһаять, мәктәпнең генә түгел, бөтен авылның күрке булып геройның яңа бюсты калыкты. Теләнчетамаклылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Нурми Шәриповның сынын мәңгеләштерүдә булышлык күрсәткән эшмәкәр Антон Комлевка рәхмәтен белдерә. Әлеге олы йөрәкле кешенең бу җирлеккә ярдәм кулы сузуы беренче тапкыр гына түгел. Ул Казаклар авылы мәчетен ремонтлаганда да читтә калмаган иде. Авыл егетләре Марсель Галимуллин, Ришат Насыйбуллин, Дамир Гайнетдиновны да әйтеп үтәсе килә. Бюстны урнаштыруда алыштыргысыз ярдәм булды алар ягыннан. Буяу эшләре мәктәп коллективы тырышлыгы белән башкарылды. Авылның мәдәният йорты территориясендә урнаштырылган тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл дә битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән куелды. Һәйкәл булдыру идеясен җыенда шушы авыл егете Марс Лотфуллин күтәреп чыккан иде. Һәйкәл төзү өчен акчаны бөтен авыл белән җыйдылар. Чыгышлары белән шушы җирлектән булган эшмәкәрләр, аерым алганда, Марат һәм Айрат Хикмәтуллиннар, Азат һәм Фәнис Зәкиевлар, Илгиз Мөслимов һ.б.лар үз өлешләрен кертте. Наил Вәлиев, Нургали Вәлиев, Ильяр Зарифуллин, Радик Шиһапов, Салават Гайнетдинов гаиләләре белән булышлык күрсәтте – җир казу, нигез салу, ташлар урнаштыру кебек эшләрдә актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, күмәк тырышлык белән ярты ел эчендә һәйкәл лаеклы үз урынын алды. Гранит тактада җир сукалаучы хатын-кыз белән бала сурәте ерактан үк күренеп тора.  Авылыбыз тарихын саклауга үз өлешен керт-кән барлык изге күңелле кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Теләнче Тамак авылы халкы исеменнән Рәмилә Шәрифуллина.
Чыганак:"Якты юл" газетасы

Последнее обновление: 27 мая 2020 г., 15:58

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International