Шәфкать» үзәге белгечләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Татарстан-безнең уртак йортыбыз" дигән чара уздырганнар

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, китапханәчеләр һәм МИГ» отряды волонтерлары белән «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән темага уртак чара уздырганнар.

Башта «МИГ» отряды волонтерлары белән берлектә «100 хәрәкәтчән уен» спорт эстафетасы уздырылды, балалар 2 командага бүленделәр, эстафета тәмамланганнан соң барлык катнашучылар иганәчеләрдән татлы бүләкләр алдылар.

Китапханәче тарафыннан Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмәсе һәм туган як турында табышмаклар һәм мәкальләр белән әңгәмә үткәрелде.

Чараның максаты: балигъ булмаганнарда патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү, спорт мәдәниятен үстерү.

Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Татарстан турында китаплар карадылар, Туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, туган якның яраткан почмаклары турында табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, спонсордан бүләкләр алдылар.

Соңгы яңарту: 2020 елның 21 августы, 10:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International