Галина Александр кызы Казанцева —   Татарстанның халык артисткасы.

Галина Александр кызы Казанцева — татар җырчысы (лирик-колоратур сопрано), Татарстанның халык артисткасы.

Ул 1953 елның 12 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренең татар урта мәктәбен, аннары Әлмәттәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы - Казан дәүләт консерваториясе профессоры – Зөләйха Хисмәтуллина курсларын тәмамлый.

Беренче булып Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне — Алтынчәч ариясен башкара. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара.

Җырчы бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: Татарстан районнарына концертлар белән чыга. Татар, рус, керәшен халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.

Соңгы яңарту: 2022 елның 12 апреле, 14:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International