Яңа Мусабай авылында «Авыл кибете» республика программасы буенча аз торак пунктлар өчен модульле кибет ачылды. Ачылу тантанасында район кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары җитәкчеләре һәм белгечләре белән бергә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов катнашты.
Керү юлында кызыл тасманы Рашат Шәймәрданов, район башлыгы Фаил Камаев һәм «Авыл икмәге» АХК идарәсе рәисе Елена Дунаева кистеләр. Аннан соң барлык теләүчеләр кибет һәм автолавка эченә керә һәм тәкъдим ителгән товарлар ассортименты белән таныша алдылар.
Киштәләрдә төрле товарлар: ит, сөт, кондитер, икмәк, җиләк-җимеш, яшелчәләр, шулай ук беренче кирәк-яраклар. Кибет - ул яңа товарлар һәм продукция генә түгел, ә очраклы очрашулар һәм аралашу урыны да, - дип билгеләп үтте авыл халкы.