22-24 январь көнне Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге чарада 38 команда вәкилләре көч сынашкан. Көрәш осталары төрле төбәкләрдән: Башкортсан, Чувашия, Мари Эл, Ханты-Манси, Оренбург өлкәләреннән дә килгәннәр.
Үз авырлык категорияләрендә 2001 елгы Илназ Рамазанов,2005 елгы Нияз Сәрвәров (50кг) беренче урынга лаек булдылар.