Бүген хуҗалыкларда көзге культураларны тукландыру бара.

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе
 Бу эшкә беренчеләрдән булып «Миңнехуҗина» КФХ (эшләр 140 гектар мәйданда башкарылды), «Парадиз» ҖЧҖ (270 гектар мәйданда) тотынды. Шушы көннәрдә «Биклән» авыл хуҗалыгы берләшмәсе дә басуларны ашлый башлады.

Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен орлык агулау бара. Уңай hава шартлары булуга аграрийлар дым каплатуга керешергә ниятли.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International