Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - идарә) хәбәр итә: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында 2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунизация атнасы (алга таба-ЕИА-2021) үткәрелә.
Европа иммунизация атналыгы-2021нең төп максаты-вакцинацияләүнең әһәмияте турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
Кызганычка каршы, ата-аналар һәм өлкәннәр профилактик прививкаларның ролен бәяләп бетермиләр, шуның белән үзләрен һәм балаларын йогышлы авырулар белән авырырга куркыныч астына куялар.