"Җирле үзидарә турында күбрәк бел» җирле үзидарә көненә багышланган танып-белү сәгате

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе



21 апрельдә илебездә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. 
1921 нче елның 19 нчы апрелендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирле үзидарә көне уңаеннан, мәктәптә «Җирле үзидарә турында күбрәк бел» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар, 8 нче сыйныф укучылары, илебездә күптән түгел барлыкка килгән бәйрәм датасы белән таныштылар, җирле үзидарә органнарының хокукый нигезләре, эшчәнлеге һәм структурасы турында күзаллаулар алдылар. Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп, җирле үзидарәнең депутатлар сайлауларының ничек узуы, ничә яшьтән депутатлыкка кандидат булу мөмкинлеге һәм безнең җирлек тормышында ничек катнашу мөһимлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International