Уңыш өчен көрәш

2021 елның 11 июне, җомга

Тукай районы басуларында уңыш өчен көрәш дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткергән мәгълүматларга караганда, июньнең беренче декадасына корткычларга каршы барлыгы 49,3 мең гектар,  авыруларга каршы 41,6 мең гектар, чүп үләннәренә каршы 53,8 мең гектар җир эшкәртелгән. Уҗымнарны яфрактан тукландыру эшләре 35,1 мең гектарда башкарылган. 

Терлек азыгы әзерләү дә тулы көченә бара. 10 июньгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча 6010 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган. Шуның 1350 гектарыннан җыелган үлән – печән әзерләүгә, 277 гектардан – силос, 4383 гектардан сенаж салуга киткән. Район буенча барлыгы 9570 тонна сенаж салынган. 

Рөстәм Зәкиев фотосы

 Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International