Кече Шилнә авылында заманча медицина пункты ачылды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

«2025 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» республика программасы кысаларында авылларда ел саен барлык заманча таләпләргә туры килә торган ФАПлар ачыла. 

Шундый ук заманча медицина пункты Кече Шилнә авылында да төзелде. Аны төзүгә чыгымнар 5 млн. 320 мең сум тәшкил иткән. Биредә фельдшер кабинеты, процедура кабинетлары урнашкан. Пунктка инде су кертелгән, канализация бар, бинаны җылылык белән тәэмин итүче аерым котельный төзелгән. Пациентларның иминлеге максатларында янгын сигнализациясе, видеокамералар урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен пандус каралган.
            Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов, Яр Чаллы администрациясенең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Новиков, җирле депутатлар катнашты.Район башлыгы Кече Шилнә халкын фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлады.
- Элеккеге медпункт бинасына суны чиләкләп кияргә туры килде. Бина күмер яки утын ягып җылытылган, бәлки, элек бу нормаль булса да, хәзер башка вакыт та, шартлар да. Без табибларның һәм укытучыларның эш шартларын уңайлы итәргә тиеш, – дип башлады үз чыгышын район башлыгы Фаил Камаев.

- Кече Шилнә һәм Зур Шилнә халкы шатлыгына без табиб амбулаториясе дә, балалар бакчасы да, мәктәп тә төзергә планлаштырабыз. Моның өчен 23 гектар җир бүлеп бирелгән. Балаларны шәһәр мәктәбенә йөртү бик авыр, без авылда уку мөмкинлеге тудырачакбыз.
Коронавирус ситуациясенә тукталып, Фаил Камаев авыл халкын прививка ясатырга чакырды, бу куркыныч чирне бары вакцинация белән генә җиңеп була, дип ассызыклады.
Котлау сүзләре белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов та чыгыш ясады. Ул шулай ук бу катлаулы чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга чакырды. Шул ук тема Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Новиков чыгышында да яңгырады.
Җирлек халкы исеменнән озак еллар балалар бакчасы мөдире булып эшләгән хезмәт ветераны Тәнвирә Герасимова чыгыш ясады.
– Республика җитәкчелегенә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, сезгә, Фаил Мисбахович, кыска вакыт эчендә фельдшер-акушерлык пунктын төзеп файдалануга тапшырганнары өчен зур рәхмәт! – диде ул.
Кече Шилнә фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташлары һәм фельдшер Гүзәл Сафина эшли. Гүзәл ханым тәҗрибәле белгеч, ул авыл халкының ихтирамын казана, күп кенә кешеләрнең гомерен саклап кала, үз эшенең чын остасы. Бу җәһәттән җирлек халкына уңыш елмайды. Яңа пункт янында дәүләт программасы буенча бирелгән автомобиль тора. Хәзер Кече Шилнәдә пациентларны хастаханәгә тиз арада китерү проблема түгел.
Район җитәкчеләре һәм кунаклар фельдшер-акушерлык пунктының бинасын карадылар, заманча җиһазлар белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International