Кече Шилнә авылы мәдәният йортында «Ел укытучысы-2022» һәм «Ел тәрбиячесе-2022» бөтенроссия бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Әлеге күркәм һәм мәртәбәле бәйгедә быел район мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан барысы 57 педагог – 37 укытучы һәм 20 тәрбияче катнашты.
– Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр! Сез иң изге, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәт башкарасыз. Балаларны кулларыннан тотып белем иленә алып керәсез, үсеп җиткәч олы тормыш юлына озатасыз. Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! – дип башладылар алып баручылар тантаналы чараны.
Һөнәри осталык бәйгесендә катнашкан 57 педагогның гомуми стажын кушсаң 843 (!) елга тула. Мәгариф хезмәткәрләре бу бәйгеләргә җентекләп әзерләнделәр, ике ай дәвамында «Минем педагогик табышым», «Балалар белән үткәргән тәрбияви чарам» кебек биремнәрне үтәделәр, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре уздырдылар, мастер-класслар күрсәттеләр.
Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре, тәбрикләүләр әйтелгәннән соң, җиңүчеләрне һәм призерларны сәхнәгә чакырдылар. Аларга үз номинацияләрендә бүләкләр тапшырдылар. «Ел тәрбиячесе-2022» бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 15 тәрбиячегә муниципаль этап катнашучылары дигән сертификатлар тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Өлфәт Сабиров һәр тәрбиячегә рәхмәт әйттеләр, игелекле эшләрендә тагы да югарырак уңышларга ирешүләрен теләделәр.
«Ел укытучысы-2022 бәйгесендә үзләрен сынаган 21 укытучыга шулай ук катнашучы сертификатлары тапшырылды. Укытучыларыбызның бүгенге осталыгы замана таләпләренә җавап бирә. Алар белән Тукай мәгарифе горурлана, рәхмәт белдерә.
Аннары сәхнә түренә һәр ике бәйгенең дә лауреатлары чакырылды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин котлады. Алар арасында Бәткенең «Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Александра Маламанова, Бәтке мәктәбенең татар теле укытучысы Рәмилә Шәрәпова, Калмаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Кутуева бар. «Педагогик дебют» номинациясендә Яңа поселогы мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Дәүләтова, Новотроицкое мәктәбенең инглиз теле укытучысы Регина Казакова бүләкләнде. Борды мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Маслова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Вәҗиева, Круглое Поле поселогы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лидия Фәрхетдинова муниципаль этап лауреаты дипломнары белән бүләкләнделәр.
Тәбрикләүләр балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Талантлы балаларны үстереп, сәхнәләргә чыгаручылар да шушы укытучылар, тәрбиячеләр.
Район башлыгы Фаил Камаев, сәхнәгә күтәрелеп, укытучыларыбызга олы ихтирамын, рәхмәтен белдерде. Укытучыларсыз җирдә бер генә һөнәр иясе дә булмас иде, яшәешнең төп нигезен укытучылар, тәрбиячеләр сала, диде ул. Район башлыгы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган педагогларга акчалата премияләр һәм дипломнар тапшырды.
«Ел укытучысы-2022» бөтенроссия конкурсының зона этабы да Тукай районында үтәчәк.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары.