“ИГЕЛЕК КЫЛ” хәйрия акциясе башланды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Районыбызда инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Игелек кыл”, дип аталган хәйрия акциясе башанып китте.

Ел саен үткәрелә торган бу чара районыбызда гомер итә торган мөмкинлекләре чикле авыру кешеләргә зур ярдәм булып тора. Инвалидлар шушы җыелган акчалардан кыйммәтле дарулар алалар, дәваланалар, операцияләр ясаталар, саулыкларын ныгыту өчен шифаханәләргә баралар, коляскалар, башка җиһазлар алалар, көнкүреш шартларында уңайлыклар булдыру өчен файдаланалар.
Без, ике аягы, кулы исән булган сау-сәламәт кешеләр инвалид кешеләргә мәрхәмәт белән карарга, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга тиешбез. “Игелек кыл” хәйрия акциясендә һәрберебез катнашып үз өлешебезне кертик, оешмалар, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр сезнең ярдәм аеруча кирәк!
“Игелек кыл” хәйрия акциясенә акча күчерү өчен реквизитларны уңайлы булсын рус телендә бирәбез:


   «Общество  инвалидов Тукаевского   муниципального района»      
   Р/счет 40703810700007000065
   К/счет 30101810522029205525
   ИНН/КПП 1639011135/163901001
   БИК 049205525
   ООО «Камкомбанк» г.Набережные Челны яки түбәндәге исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин: 


Тукаевская районная организация общественной организации республиканской организации Татарской республиканской организации Всероссийского общества инвалидов – «Общество инвалидов Республики Татарстан»
   ИНН/КПП 1639011135/163901001
   Р/счет 40703810362000004258
   К/счет 30101810600000000603
   ИНН/КПП 1639011135/163901001
   БИК 049205603
Отделение «Банк Татарстан» №8610  ПАО Сбербанк

“Игелек кыл” хәйрия акциясенә нәтиҗә 13 декабрьдә Яңа поселогы мәдәният йортында узачак кичәдә ясалачак.
Ярдәмегез өчен, алдан ук рәхмәт!

Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/igelek-kyl-xairiia-akciiase-baslandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International