Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның Инвалидлар көне уңаеннан тукайлылыларга мөрәҗәгате

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Ул бәйрәм  итеп 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә игълан ителде.
Саннардан күренгәнчә, Җир шарында барлыгы 1 миллиард тирәсе инвалид яши. Барлык илләрнең хакимиятләре аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә, җәмгыять үсешендә тулы хокуклы гражданнар буларак катнашуларын тәэмин итәргә тырышалар, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшыртучы программалар кабул итәләр. Бөтен дөнья диярлек билгеләп үтә торган бу көн нәкъ менә нинди дә булса тайпылышлар яки имгәнүләр нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә багышлана.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан декада үткәрү традициягә әйләнде. Аның максаты - инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хокукларын, кешелек горурлыкларын яклау һәм башкалар. Бу көнне концерт программалары, конференцияләр һәм башка күптөрле чаралар үткәрелә. Безнең Тукай районында да иң элек оештыру мәсьәләләре хәл ителә, барлык инвалидларның мәгълүматлар базасы яңартыла, адреслы социаль ярдәм күрсәтү максатыннан, аз керемле, ялгыз, авыр тормыш хәлендәге инвалидларның тормыш-көнкүреше тагын бер кат өйрәнелә.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Аларга карата ункөнлектә генә түгел, һәркөнне игътибар һәм мәрхәмәт күрсәтик.
Хөрмәтле мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз, Сезнең тормышыгызда иминлек, үзегезгә исәнлек-саулык телим. Күңел төшенкелегенә бирелмичә яшәгез, без сезнең белән!

Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International