“Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньнән наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы 2023 елның 1 июненнән 27 июньгә кадәр Татарстан территориясендә наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы уза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге район халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш» операциясендә катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле законсыз эшчәнлек фактлары турында гражданнар «02» телефоны, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны»  291-20-02, Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының дежур часте хезмәткәрләренә 71-44-81 номеры буенча хәбәр итә ала. Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International