Иске Абдул авылы тарихы

Иске Абдул авылына нигез 1654 елда салынган. Ә Дәүләт архивында һәм “Татар энциклопедиясе сүзлеге”ндә “Иске Абдул 1773 елдан билгеле” дип язылган. 1654 елның җәендә Әгерҗе районының Салагыш авылы тирәсендә Ырыс дигән авылдан Габдулла һәм Юсый исемле кешеләр килеп, хәзерге Кыр коесы тирәсенә урнашалар.Ул тирәләр тоташ урман булган. Мондагы агачларны төпләп, басулар ясыйлар.

Урман, су, уңдырышлы туфрак булу авылны тиз үстерә.15-20 ел узуга, биредә 25-30 өйле татар авылы барлыкка килә. Аңа Габдулла исеме бирелә.

Вакытлар узу белән Габдулла авылын кыскартып “Габдул”, ә Рус дәүләт хакимиятендә исәпкә алынгач (1773 елда) документта “Абдул” дип атала башлый. Абдулдан 1850 еллар тирәсендә тагын бер авыл аерылып чыккач, анысын  “Яңа Абдул”, ә бусын “Иске Абдул” дип атыйлар. Яңа Абдул авылы хәзер юк инде.   Иске Абдул 1773 елда Пугачев восстаниесендә катнашкан авыл буларак та билгеле. Мерәс 1752 елдан  искә алына. Ә Левашево һәм Артамоновкага XVIII гасырда нигез салынган диелгән.

1928 елда партиянең югары органнары тарафыннан Чаллы кантонына бер үрнәк колхоз төзергә задание бирелә. Аны безнең тирәдә төзергә планлаштыралар. Өч кешелек инициатив группа оештырыла. Бу группада Миннеханов Габдрахман, Зәйнуллин Гайнулла, Кәлимуллин Хафиз була.Алар Иске Абдулдан күчеп китеп, Ирекле Таң (Иректаң) колхозын оештыралар. Соңыннан бу колхозга Хуҗидан, Казаклардан, Иске Абдулдан Шәйдуллин Гыйниятулла, Зәйнуллин Гәрәй, Сафин Гата, Шәрифуллин Гарифулла һ.б. күченеп, Ирекле Таң авылын төзиләр. Иректаңның үрнәк колхоз буларак, авылы да яңа урынга урак-чүкеч формасында (эшче-крестьянның дуслыгы)итеп төзелә. 1929 ел – Иректаң авылының төзелү елы.  

Соңгы яңарту: 2013 елның 25 апреле, 08:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International